29 октябрь 2025 материаллары
- 
                        
                            ЯңалыкларДәүләт Советында фотокүргәзмә ачылдыТатарстан Дәүләт Советы фойесында «Украина неонацист режимы терроры хроникасы» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Украина боевикларының тыныч халыкка карата массакүләм һөҗүмнәренең авыр нәтиҗәләрен чагылдырган фотоматериаллар тәкъдим ителгән, кайгы һәм авырту кичергән, туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең фаҗигале язмышлары сурәтләнгән. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРеспубликада елына күпме кешенең ашказанында яман шеш авыруы ачыклануын әйткәннәрТатарстанда һәр ел саен 1 меңгә якын кешенең ашказанында яман шеш табыла. 
- 
                        
                            Яңалыклар«Дару түгел»: табиб кефир турындагы хәтәр уйдырманы аңлатып үткәнСырхауларның күбесе кефирга зур өметләр баглый. Әмма дару түгел, бәлки гадәти әче сөт ризыгы гына бу. Өстәвенә сәламәтлеккә зыян да салырга мөмкин әле. Гастроэнтеролог Диләрә Лебедева үзенең телеграм-каналында шулай дип белдергән, дип яза «Российская газета». 
- 
                        
                            МәдәниятХыял артыннан: яңа бина, яңа сәхнә, яңа баш режиссер яңа тамашачы көтәЯңа йортка күч тә, тиз арада туй да уздыр. 92 нче сезонын башлаган Тинчурин театры белән дә шулайрак булды. Элеккеге биналары белән саубуллашып, Татарстан урамындагы 1 нче йортка күчүгә, тамашачыга Резеда Гобәева әсәре буенча куелган «Хыял артыннан» мюзиклының премьерасын тәкъдим иттеләр.   
- 
                        
                            ЯңалыкларАгымдагы ел республика бюджетына үзгәрешләр керттеләрҖиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында депутатлар республиканың финанс министры Марат Фәйзерахманов тәкъдим иткән 2025 елга һәм 2026-2027 елгы планлы чорга республика бюджеты турындагы закон проектына үзгәрешләр кертүне хуплады. 
- 
                        
                            ЯзмышИнвалид арбасына калган Ләйсән: « Әле дә ярый, ирем ташламый»Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә яшәүче Ләйсән Фәйзуллина турында моннан берничә ел элек язган идек. Ул чакта социаль челтәрләрдә кечкенә малайның әнисенә ярдәм итүләрен сорап елап торган видеосы күңел кылларын тибрәтте.   
- 
                        
                            Яңалыклар«Зур этнографик диктант» акциясендә катнашыгыз!1-8 ноябрь көннәрендә Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә Бөтенроссия «Зур этнографик диктант» акциясе узачак. Ул быел унынчы тапкыр оештырыла. Онлайн һәм офлайн форматларда катнашырга мөмкин. 
- 
                        
                            ЯңалыкларҖәмәгать судьялары сайландыБүген Дәүләт Советы утырышында кайбер суд участокларына Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
- 
                        
                            ЯңалыкларРоссиялеләргә күпфатирлы йортларның уртак балконнарында тәмәке тарткан өчен штраф яныйРоссиялеләргә күпфатирлы йортларның уртак балконнарында тәмәке тарткан өчен 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов хәбәр иткән, дип яза «Татар-информ». 
- 
                        
                            ЯңалыкларТатарстан бюджетына туристлык салымыннан 80 миллион сум акча кергәнТатарстан бюджетына туристлык салымыннан 80 миллион сум акча кергән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында республиканың финанс министры Марат Фәйзерахманов әйтте. 
- 
                        
                            ЯңалыкларНинди очракта машина йөртүче таныклыгыннан вакытлыча мәхрүм итәргә мөмкин булуын аңлатканнарЙөртүченең 10 мең сумнан күбрәк бурычы җыелган очракта, «права»сының гамәлдә булу вакытын туктатып торачаклар. Автоюрист Дмитрий Славнов «Татар-информ» хәбәрчесенә шулай дип белдергән. 
- 
                        
                            ЯңалыкларКиләсе елга Татарстан бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителдеVII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унбишенче утырышында 2026 елга һәм 2027-2028 елгы планлы чорга республика бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде. 
- 
                        
                            ЯңалыкларҖиләк-җимеш файдасының төсенә ничек бәйле булуын аңлатканнарБелгечләр әйтүенчә, сары җимешләр: абрикос, персик, кавын, банан, ананас, төсле кәбестә, кукуруз, сары алма, каротиноидларга бай. Бу матдәләр йөрәк-кан тамырларын ныгыта. 
- 
                        
                            ЯңалыкларҖир урынына акча сайлаучы гаиләләргә бюджетта күпме акча каралуын әйттеләрҖир урынына акча алырга риза булган күпбалалы гаиләләр өчен Татарстан бюджетында 500 миллион сум акча каралган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының унбишенче сессиясендә республиканың финанс министры Марат Фәйзерахманов әйтте. 
- 
                        
                            ЯңалыкларСветлана Захаровага ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгы тапшырылдыДәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил таныклыгын тапшырды.